9 мартта, “Халыкара хатын-кызлар көне” уңаеннан, Түбән Утар авылы клубында сөйкемле хатын-кызлар өчен бәйрәм концерты булды. Бу кичәдә барлык кызлар, хатын-кызлар, әниләр, әбиләр һәм апалар өчен җылы котлау сүзләре яңгырады. Музыкаль номерлар, шигырьләр, хореографик номерлар барлык катнашучылар өчен искиткеч бүләк булды. Һәркем бик күп уңай хис-кичерешләр алды, күңеле һәм тәне белән ял итте, бәйрәм рухын тойды.Тамашачылар музыкаль кичәдә катнашучыларның һәрберсен җылы һәм шатланып сәламләделәр. Алкышлар әлеге бәйрәм чарасында катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды.