5 февраль көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Нинди сазлыклы көн!» дигән белем сәгате үтте. Чара барышында балалар планетабыз өчен сазлык экосистемаларының гаять зур әһәмияте, сулы-сазлыклы җирләр төшенчәсенә төче һәм тозлы күлләр, сазлыклар, торф сазлыклары, сазлыклы урманнар, елгалар, сусаклагычлар керүе турында белделәр. Сазлыкта яшәүчеләр һәм анда нәрсә үсүе турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. Шулай ук сазлык, бакалар һәм сулы-сазлыклы җирләрдә яшәүче башка җан ияләре белән бәйле әкиятләрне искә төшерделәр.