31 гыйнвар көнне Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре 1 класс укучылары өчен «Китапханә- китаплар йорты» дип исемләнгән экскурсия – танышу үткәрделәр. Яшь укучылар китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныша алдылар. Алар китапның барлыкка килү тарихы һәм кирәкле басмаларны таба белергә өйрәнделәр. Балалар бик теләп өйдә уку өчен китаплар сайладылар. Шуннан соң балалар чәйнекләр музеенда булдылар. Анда шулай ук кызыклы тарих һәм экспонатлар белән таныштылар.