"Дәүләт хезмәтләре.Йорт " - күпфатирлы йортларда торак милекчеләре өчен мобиль кушымта. Ул торак-коммуналь мәсьәләләрне торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы базасында «бер тәрәзә» принцибы буенча хәл итү өчен булдырылган.
Кушымтаны App Store, Google Play, RuStore һәм AppGallery да бушлай күчереп алырга мөмкин. Авторизация «Госуслуги» порталында профиль аша башкарыла.