Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды. Чарада 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар куелды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.