Интерактив уеннар

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

    Җәмгыять үсешенең әлеге этабында аңлаешлы заманча электрон дидактик һәм танып белү әсбапларын булдыру буенча эш, мәктәпкәчә яшьтәге баланы укытуның мотивациясен күтәрү һәм камилләштерү, аның иҗади сәләтләрен үстерү һәм белем бирү эшчәнлегенең уңай эмоциональ фонын булдыру өчен уникаль мөмкинлеккә ия чараларның берсе булып тора. Электрон дидактик уеннар һәм интерактив плакатлар ярдәмендә бала күзәтүче генә түгел, танып белү процессының актив катнашучысы да була.

Саба 4 нче “Кынгырау” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе  Галихузина Г.Ф., Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга туган телдә тәрбияләү һәм укытуны гамәлгә ашыручы педагоглар арасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар телендә танып белү үсеше өчен LearningApps сайтында интерактив булдыру"  проекты белән җиңү яулады. Тәрбиячеләр үз дәресләрендә даими рәвештә интерактив уеннар кулланалар. Әлеге уеннарга сылтамалар ата-аналар һәм балалар белән бергә уйнау өчен ата-аналар чатларына җибәрелә.

Интерактив уеннарга сылтама : https://learningapps.org/user/gulnazg1979

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International