Илебез Президенты Указы белән игълан ителгән 2024 ел - Гаилә елы тәмамлана. Безнен оешмабызда да Гаилә елы ябылуга багышланган "Минем гаиләм-минем байлыгым" дип аталган тантаналы чара уздырылды. Анда тәрбиячеләр үзләренең балалары белән катнашты. Үзенең чыгышында балалар интернат-йорты директоры Марсель Магфурович Хуҗин билгеләп үткәнчә, бу ел вакыйгаларга, проектлар һәм инициативаларга бай булды. Әлеге чараларда тәрбияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре, хезмәткәрләр үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Ел дәвамында гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштык, тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында элемтәләрне ныгыттык, шулай ук гаилә мөнәсәбәтләрендә хөрмәт, мәхәббәт һәм бер-береңне аңлауны тәрбияләүгә юнәлдерелгән күпсанлы очрашулар һәм конкурслар оештырдык. Бүгенге чарада катнашучыларның искиткеч иҗади номерлары, конкурслар, спорт ярышлары бик кызыклы булды һәм жюри тарафыннан бәяләнде. Катнашучылар грамоталар һәм сертификатлар алдылар, балалар - тәмле бүләкләр белән бүләкләнделәр, һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар.