Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Дәүләт флагы көне уңаеннан Шекше төп мәктәбендә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Тарих укытучысы балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук мини-викторина да үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International