"Тургай" приюты Республикакүләм гаилә сыр фестивалендә

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрьдә безнең приют Минзәлә шәһәрендә узган республикакүләм Гаилә сыр фестивалендә катнашты. Фестивальнең оештыручысы - "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды, ул берничә ел дәвамында социаль учреждениеләр белән проектларны гамәлгә ашыра. Фонд һәм аның директоры Әлфия Фуатовна Вәлиева ярдәмендә без агач эшкәртү, “Агач магиясе, " - ясалма ротангтан эшләнмәләр үрү, “Үрү могҗизалары "проектларын тормышка ашыра алдык. Нәкъ менә шушы проектларны безнең приют фестивальдә лаеклы тәкъдим итте. Тәрбияләнүчеләребез үз куллары белән эшләнгән эшләнмәләрне: ротангтан кәрзиннәр һәм кашпо, агачтан сувенирлар тәкъдим иттеләр. Балалар шулай ук кашпо, татар милли баш киеме-түбәтәй, татар тәсбихләре ясау буенча мастер - класслар күрсәттеләр, кунакларны агачтан әкиятләр ясарга өйрәттеләр. Чараның мәртәбәле кунагы -  ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева иде, ул күргәзмәләр һәм мастер-класслар белән барлык мәйданчыкларда булды. Безнең тәрбияләнүчеләр өчен бу фестиваль истә калырлык бәйрәм генә түгел, ә файдалы чарага да әверелде, алар анда үз эшләрен күрсәттеләр һәм барлык кунакларны да әлеге эшләнмәләрне ясарга өйрәттеләр.

Тэги: ОСЗ Тургай
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International