«Дөньяны матурлык коткарыр» девизы астында Тимершык урта мәктәбе коллективы мәктәп территориясен чәчәклеккә күмделәр. Чәчәкләр җәй буе матур төсләре белән тирә-якны ямьгә күмеп, һәркемдә соклану хисләре уяталар. Укучылар җәй буе шушы матурлыкны саклап, тәрбияләп торалар. Бердәм тырышлык белән булдырылган матурлык шуңа да бик кадерле.