“Талантлы балачак” фестиваль-конкурсы.

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

2024 ел Россиядә «Гаилә елы»дип игълан ителде. 23 апрельдә Саба районы мәдәният бүлеге Саба балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә "Талантлы балачак" фестиваль-конкурсын оештырды. Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, традицияләрне саклау, яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, татар милләтенең хәзинәләрен барлау.

Конкурста «Декоратив-гамәли», «Рәсем сәнгате» һәм «Графика» номинацияләре буенча районыбызның төрле мәктәпләреннән 76 эш катнашты. Эшләргә Саба районы рәссамнарыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде.

Катнашучылар төрле дәрәҗәдәге лауреатлар һәм дипломант дипломнары белән бүләкләнделәр, ә җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Актив катнашуыгыз  өчен барыбызга да рәхмәт! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International