Районыбыз тәрбиячеләре өчен “Экологияга сәяхәт” дип исемләнгән семинар

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

27 март көнне Югары Шытсу “Ак каен” балалар бакчасында районыбыз тәрбиячеләре өчен “Экологияга сәяхәт” дип исемләнгән семинар булып узды. Семинарда “Табигатькә сәяхәт” дип аталган квест, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә идән уеннарын куллану буенча мастер-класс һәм “Челтер чишмә” дип исемләнгән музыкаль күренеш күрсәтелде. Семинар барышында балаларның табигать турындагы белемнәре баетылды, логик фикерләүләре, фантазияләре, игътибарлыклары арттырылды һәм бер-берсенә карата хөрмәт, командада эшләү осталыклары киңәйтелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International