"Мәктәпкәчә белем бирү шартларында иртә профориентация" темасына районара семинар

2024 елның 15 марты, җомга

Шәмәрдән "Теремок" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирү шартларында иртә профориентация" темасына районара семинар узды. Чараның программасы бай һәм төрле иде. Семинарда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.  Семинарда катнашучылар ачык шөгыльләр, театральләштерелгән-уен эшчәнлеген, педагоглар белән үткәрелгән мастер-класс һәм  тренинг карадылар. Тәкъдим ителгән материаллар семинарда катнашучыларда зур кызыксыну  һәм күрсәтелгән методларны, эш формаларын үз эш тәҗрибәсендә куллану теләге уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International