2024 елның 26 февралендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең "Заманча педагогик технологияләр куллану аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген тәэмин итү" темасына тәрбиячеләрнең квалификациясен күтәрү Республика курсларын тыңлаучылары Шәмәрдәннең 3 нче номерлы “Салават купере” балалар бакчасы базасында стажировка үттеләр. Стажировка кысаларында “Салават купере” балалар бакчасы педагоглары балалар белән ачык дәресләрдә, педагоглар белән мастер-классларда балаларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда үз практикаларында кулланган алымнарны, ысулларны, технологияләрне, уеннарны, күнегүләрне күрсәтә алдылар. Стажировка нәтиҗәле үтте, алга таба эшләргә уңай кәеф тудырып күңелле тәмамланды.