Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында Попечительләр советы утырышы

2024 елның 2 феврале, җомга
02 февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында Попечительләр советы утырышы булып узды. Попечительләр советының эшчәнлеге белән рәис ярдәмчесе, Дәүләт Советының VI чакырылыш депутат ярдәмчесе Артур Азат улы чыгыш ясады. Эш барышында Попечительләр советы әгъзаләре 2024 елга эш планын расладылар. Ел дәвамында түбәндәге сораулар хәл ителәчәк: балалар йортыннан китүче тәрбияләнүчеләрнең интернаттан соңгы тормышка ияләнү чорын үтү һәм мөстәкыйль яшәргә өйрәтү бурычларын чишү, оешманың материаль-техник базасын яхшырту максатыннан бюджеттан тыш чараларны җәлеп итү. Шулай ук, килгән кунаклар ремонт булып үткән биналарны карап чыктылар. Йомгаклау отчеты белән балалар интернат-йорты җитәкчесе Марсель Мәгъфүр улы чыгыш ясады. Ул башкарылган ремонт эшләре, балалар йортында буласы ремонт һәм бюджет белән таныштырып үтте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International