«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Якты Раштуа бәйрәме» дип исемләнгән бәйрәм чарасы.

2024 елның 7 гыйнвары, якшәмбе
7 гыйнварда тәрбияче Гыйлемханова А.Р. җитәкчелегендә «Якты Раштуа бәйрәме» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Чараның максаты: шатлык атмосферасы булдыру; балаларны Раштуаны каршы алуның рус традицияләре белән таныштыру, балаларның бу мәсьәлә буенча булган белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту; Раштуаны бәйрәм итү, аның дини һәм көнкүреш традицияләре турында сөйләү. Раштуа-татулык, игелек, тынычлык сөю көне. Интернатта балалар һәм хезмәткәрләр арасында православие бәйрәмнәрен билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Әлеге бәйрәм дә искәрмә түгел. Бәйрәм барышында Раштуа җырлары башкарылды, тема буенча рәсемнәр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International