«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә профессиональ белем алу.

2023 елның 15 декабре, җомга

«Урам җыештыручы» һөнәре авыр, әмма бик кирәкле хезмәт булып санала. Ул булмаса ишегаллары, подъездлары, биналары аяныч күренер иде. Балалар бу һөнәрнең мөһимлеген яхшы аңлыйлар.

Безнең тәрбияләнүчеләр декабрьдә һөнәри белем бирүнең адаптацияләнгән белем бирү программаларының теоретик нигезләрен өйрәнделәр һәм учреждение территориясендә уңышлы практика үттеләр.

Арча шәһәре хосусый өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе «Арча уку-укыту үзәге» җитәкчесе Исмәгыйлева Резеда Раян кызы ярдәмендә «Урам җыештыручы» һөнәре буенча квалификация разряды бирү турында таныклык алды.

Таныклыкларны «Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Шәйдуллин Ленар Ирек улы тапшырды. 

Балаларны һөнәри белем алулары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга алган белемнәрен эшләрендә кулланырга һәм фидакарьлек белән эшләргә телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International