«Дуслыкка кулыңны суз»

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

8 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидларны Лесхоз мәдәният йортына «Дуслыкка кулыңны суз» дип аталган чарага чакыралар. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә чираттагы искәртү. Һәрбер кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкин. Инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү. Лесхоз бистәсендә шулай ук ярдәмгә мохтаҗ инвалидлар яши. Лесхоз мәдәният йорты коллективы аларга бүләкләр таратты, кыңгыраулар музее тарихын сөйләде, пироглы чәй белән сыйладылар. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне сөендерү традициясе алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International