Саба туган якны өйрәнү музеенда социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара инвалидлар көне уңаеннан «Тукымадан картина» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Тукымадан ясалган рәсем үзенчәлекле һәм күңелле шөгыль, бигрәк тә аны үз кулларың белән ясасаң. Мондый иҗади эш өчен махсус күнекмәләр, кыйммәтле материаллар кирәк түгел. Шулай ук кунаклар өчен музейда экскурсия дә үткәрелде. Алар һәр экспонатны зур кызыксыну белән карадылар.