«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә инвалидлар декадасы ачылуы.

2023 елның 1 декабре, җомга

1 нче декабрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Идиятова И.И. җитәкчелегендә «Яхшылык дөньясы» дип исемләнгән инвалидлар декадасына карата рәсем ясау конкурсы үткәрелде.

 1 нче декабрьдән 10 декабрьгә кадәр традицион рәвештә инвалидлар декадасы уза. Ул 3 нче декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Декаданың төп максаты-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль һәм иҗтимагый тормышта актив катнашуны тәэмин итү, өстәмә ярдәм, игътибар һәм кайгырту күрсәтү.

Тәрбияләнүчеләр арасында «Яхшылык дөньясы» темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Балаларның эшләре шактый яхшы килеп чыкты. Кәгазь битенә салынган хисләр күңел җылысы, эчкерсезлеге һәм турыдан-турылыгы белән сокландыра. Соңыннан рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

Инвалидлар Декадасын ачу уңаеннан, хәйриячеләр балаларны котладылар һәм һәрберсенә җылы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар. Балалар кунакларга чын күңелдән шатландылар. Аннары балалар белән бергә кар бөртекләре ясадылар.

"Әлбәттә, бу көнне бәйрәм көне дип атап булмый, әмма ул инвалидларның тигез хокукларын һәм аларның җәмгыять тормышында катнашуын тулысынча тәэмин итү кирәклеген ассызыклый.

Барыгызга да якыннарыбызның сәламәтлеген, мәхәббәтен һәм кайгыртуын, тормыш проблемаларын хәл итүдә уңышлар телибез. Йөрәкләрегездә һәрвакыт игелек, җылылык һәм шатлык булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International