Икмәк көненә танып белү сәгате

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

 Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән икмәк көненә танып белү сәгате үткәрделәр. Чарада икмәк, аның кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл мөнәсәбәт турында сүз барды. Балалар блокадалы икмәк кисәген искә төшерделәр, аның зур кыйммәте бар дигән нәтиҗәгә килделәр. Аннары балаларны игеннән башлап икмәккә кадәр Икмәк юлы тарихы белән таныштырдылар. Балалар игътибарына икмәк эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кыска, кызыклы һәм белемле видеороликтан балалар чын икмәк пешерү цехына видео-сәяхәт ясадылар.   Шулай ук бодайның кайда үсүен, бер батон икмәк пешерү өчен ничә бодай бөртеге үстерергә кирәклеген, икмәк үстерүче кешеләрнең исемнәрен, икмәк уңышын ничек җыюларын һәм, ниһаять, кешеләр ничек икмәк үстерүләрен белделәр. Балалар икмәк турында табышмаклар чиштеләр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Бу чара балаларда икмәк үстерүдә һәм җитештерүдә катнашучы кешеләрнең хезмәтенә хөрмәтле һәм рәхмәтле, икмәккә сакчыл мөнәсәбәт һәм китапка мәхәббәт тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International