"Үз кулларың белән монисто ясау" буенча мастер-класс

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

 Монисто – удмурт хатын-кызларының традицион күкрәк бизәге. Монисто берничә рәт җепләрдән тезелгән муенсадан тора, аларга тәңкәләр, муенсалар һәм башка бизәнү әйберләре тегелгән. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре "Үз кулларың белән монисто ясау" буенча мастер-класс үткәрделәр. Китапханәче Кириллова Г.Н. монистоның барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аның төрләре белән таныштырып узды. Биҙәлеш өчен нигезне ничек ясарга кирәклеген аңлаттылар, тәңкәләрдән дөрес композиция урнаштырырга һәм аларны әйбергә тегәргә өйрәттеләр. Үз кулларың белән тәңкәләрдән яңгырашлы, кыңгыраулы муенса ясау бөтенләй авыр түгел, иң мөһиме – сабырлык, игътибарлылык һәм тырышлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International