Татар балалар язучысы Ш. Галиевның 95 еллыгына багышланган әдәби кунакханә

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Юлбат авыл китапханәсе, «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә, татар балалар язучысы Ш.Галиевның 95 еллыгына багышланган әдәби кунакханә үткәрде. Китапханәче Хәмитова балаларга Ш. Галиев иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләде. Җиңел, балаларга аңлаешлы телдә язылган "Шәвәли шуклыгы" шигырьләр җыентыгы балалар өчен бик кызыклы булды. Китапханәче балаларга бу китаптан кызыклы шигырьләрне кычкырып укыды. Аннары балалар белән бу шигырьләр турында фикер алышу булды. Чара барышында балалар төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International