"Әкият иленә" әдәби сәяхәт

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Әкиятләр иле-дөньядагы иң гаҗәп һәм иң матуры. Монда гына болытлар астында тиз генә очып йөрүче келәм-самолетны күрергә яки урманда кеше тавышы белән сөйләшүче соры бүре белән очрашырга, яки очраклы рәвештә Убырлы карчыкның Иске өенә тап булырга мөмкин. «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» проекты кысаларында Иштуган мәдәният йортында балалар, китапханә белән берлектә, «Әкият иленә»әдәби сәяхәт ясадылар. Балалар әдәби һәм халык әкиятләре иле буйлап Әкият сәяхәтенә киттеләр. Чарада катнашучылар яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, күңелле конкурсларда катнаштылар: «Әкиятне уйла», «Әкият геройларын аларның портреты буенча таныйбыз», «Әкиятне иллюстрация буенча уйла». Ә «Минем яраткан әкият героем» рәсем конкурсында яраткан әкият геройларын ясарга тырыштылар. Кино карадык. Очрашу кызыклы, күңелле һәм белемле булды. Чарада катнашучыларның барысы да биремнәрне үтәгәндә көч, җитезлек һәм зирәклек күрсәттеләр. Әкияткә сәяхәт тәмамланды, әмма әкият һәрвакыт укучы белән кала, бары тик китапханәдән китап алып, аны ачып укырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International