“Мин кулыма китап алам”

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Алтын көз балаларга бу уку елында беренче каникулларны – көзге каникулларны бүләк итте. Саба район балалар китапханәсендә балалар өчен күңелле һәм танып белү чаралары башланды, аларның һәрберсе яшь укучыларны күңел ачуга гына түгел, ә аларга яңа, файдалы, нәрсәдер өйрәнергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән. Каникулның беренче көнендә китап укучыларыбызга “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”,  “Татар халкының милли уеннары” һәм “Серле сандык” тан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Ә чараның икенче өлешендә балалар алдан катыргыдан киселгән алъяпкыч, камзул  макетлары һәм төрле милли бизәкләр бирелеп, клей ярдәмендә милли бизәкләр ябыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International