Наркотиксыз тормыш

2023 елның 27 октябре, җомга

23 сентябрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Без наркотикларсыз яшәү өчен» дигән әңгәмә-викторина үткәрделәр. Бу чара балаларга зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә тискәре йогынтысы, наркотикларның кеше тормышын җимерүе турында аңлату өчен үткәрелде. Кеше организмын, психикасын һәм тормышын җимерүче күп төрле авырулардан наркомания иң авыры санала. Хәзерге вакытта наркомания чыннан да куркыныч масштабка ия. Соңгы елларда яшүсмерләр арасында наркомания таралуы артты. Әлеге әңгәмә «Наркотикларның зыяны турында»видеоролик күрсәтү белән үрелеп барды. Әңгәмә барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр: наркотиклар кулланган кешегә сез ничек карарсыз, наркотиклар кулланырга тәкъдим итсәгез, ничек эш итәр идегез? Әңгәмә тәмамлангач, балалар наркоманиягә карата тискәре мөнәсәбәтләрен күрсәткән рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International