Укучылар гына түгел, Бөркетләр!

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

   2023 елның 25 сентябрендә безнең гимназиядә башлангыч сыйныф укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган «Орлята России» сафларына багышлау тантанасы узды.

«Орлята»га багышлау тантанасы аның барлык катнашучылары өчен мөһим вакыйга! Бу тантаналы чара балалар өчен аеруча мөһим, чөнки ул «Орлята» иленә ишекләр ача, анда аларны күп яңа, белемле, кызыклы һәм файдалы вакыйгалар көтә.

«Орлята России» дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә өйрәтә,укучылар игелекле эшләр башкаралар, буш вакытларын файдалы үткәрәләр.

«Орлята России» программасы кече сыйныф укучыларының социаль активлыгын, һәр баланың шәхси сыйфатларын һәм командада үзара эш итү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.

Укучыларыбызга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International