“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесендә «Сәламәтлекне саклап калу өчен-аны кадерләргә өйрән» дип исемләнгән чара.

2023 елның 25 августы, җомга

25 августта Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Галиуллина Н.Х җитәкчелегендә, «Сәламәтлекне саклап калу өчен-аны кадерләргә өйрән» дип исемләнгән чара үткәрелде. Максат: тискәре гадәтләргә альтернатива буларак спортны пропагандалау, балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Спорт чарасы мәйданчыкта узды, алдан ук атрибутлар әзерләнде. Чара ике команда арасындагы ярыш формасында узды. Чарага берничә көн кала төркемдә «Без спортны яратабыз» дигән табышмаклар конкурсы уздырылды, табышмакларны чишеп, балалар спорт чарасы өчен команда җыйдылар. Спорт бәйрәменең төп өлешендә командалар “Туплы уен”, "Әйләнмәле боҗра", "Кем тизрәк” дип исемләнгән эстафеталарда ярыштылар. Спорт чарасы бик кызыклы һәм күңелле булды. Тәрбияләнүчеләргә саф һавада уйнарга бик ошады, барысы да уңай тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International