Укучылар җәйге каникуллар вакытында мәктәп яны участогында рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки бу «практика эшләү» генә түгел, ә үз мәктәбең территориясен төзекләндерү дә. Балалар һәм педагоглар график буенча җәй буе эшлиләр. Су сибәләр, чүп утыйлар,яшелчәләрнең төпләрен йомшарталар. Мәктәптә барысы да матурлыкка омтылу белән сугарылырга тиеш. Безнең бурыч-матурлыкны күрә белергә, аңларга, хезмәтне кадерләргә һәм иң мөһиме, чисталык һәм матурлык булдырырга өйрәтү.