Бу атна Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында "Витаминлы атна" дигән тема астында уза

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

    Бу атна Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында "Витаминлы атна" дигән тема астында уза. "Яшелчә һәм җиләк-җимеш - витаминлы ризыклар", "Вирус һәм микробларга каршы ничек көрәшергә?" темаларына һәр иртә тәрбиячеләр балалар белән әңгәмә үткәрәләр, рәсемнәр ясыйлар. Бүген, 12 июль көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Витаминнар» бәйрәме үткәрелде. Балалар һәр җиләк-җимештә һәм яшелчәдә витаминнар барлыгы турында белемнәрен гомумиләштерделәр, аларның әһәмияте һәм дәвалау үзлекләре турында белделәр, кунакка килгән Клоун һәм Буратино "Серле капчык" һәм "Компот кайнатабыз" уеннарын уйнаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International