29 июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Шәйхиева Е.А. тарафыннан «Олимпиячеләр» дигән спорт чарасы уздырылды.
Бәйрәм традицион рәвештә саф һавада күңелле ритмик музыка белән башланды. Аннары балалар спорт эстафетасында, төрле ярышларда катнаштылар. Олимпия уеннары арасыннан түбәндәге уеннар үткәрелде: «Изге ут» эстафетасы, урыннан озынлыкка сикерү, ядрә ату, кыска арага йөгерү, перекладинада тартылу һәм башкалар.
Спорт чарасы “Дуслык” биюе белән тәмамланды. Бәйрәм атмосферасы көн ахырына кадәр сакланды. Балалар бүләк итеп дусларының шатлыклы хисләрен, яхшы кәеф алдылар.