27 июньдә Биектау районында "Элита" базасында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 6 нчы республика конкурсы узды

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе
  •  
  • 27 июньдә Биектау районында «Элита» базасында Сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 6 нчы республика конкурсы узды. Тантаналы ачылышта ТР Премьер – министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гелюс Баязитов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, «Элита» ДПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов катнашты. Конкурста иң яхшы белгечләр – район ярышларында җиңүчеләр, барлыгы 64 кеше катнашты. Ул берничә этапта үтте. Комиссия катнашучыларның лаборатория шартларында эшләү күнекмәләрен тикшерде, конкурсантларның практик тәҗрибәсен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, шулай ук катнашучылар һөнәрнең теоретик базасын үзләштерүләрен күрсәттеләр. «2022 елда беренче тапкыр 2 млн. тонна сөт җитештерелгән, бер сыерның уртача еллык продуктлылыгы 7125 кг тәшкил иткән. 1 сыерга 24 югары технологияле сөт комплексы төзү нәтиҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирешелгән.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International