“Сабантуй – татар халкының милли бәйрәме!” бүләкләр җыю

2023 елның 6 июне, сишәмбе

 Урта Нырты авыл клубы мөдире әби-бабаларыбыз традицияләренә тугрылык саклап, июнь аенда узачак төп бәйрәм-Сабантуйга бүләкләр җыюга чыкты. Борынгы заманнардан бирле бу бәйрәмнең бер өлеше булып бүләкләр җыю саналган. Бүләкләрне төрле уеннарда җиңүчеләр өчен, шулай ук көрәш буенча абсолют батыр өчен җыйганнар.Авыл клубы мөдире балалар һәм олылар белән халык җырларын башкарып авыл урамнары буйлап бирнә җыйдылар. Авыл халкын Сабантуй бәйрәменә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International