“Галәм киңлекләре”

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

    Балаларны беренче очучы Юрий Гагарин белән таныштыру,  галәм турындагы белемнәрен системалаштыру, Кояш системасы, планеталар турында элементар белемнәрен баету, Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру  максатыннан 10-14 апрельгә кадәр МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында “Галәм киңлекләре” атналыгы үткәрелде. Балалар белән  “Серле галәм”,  “12 апрель - Космонавтика көне”, “Кояш системасы” темаларына бердәм белем бирү эшчәнлекләре, әңгәмәләр үткәрелде. 10 апрель көнне Саба районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Зур космик сәяхәт”  дип исемләнгән  танып-белх сәгате оештырылды. Балалар викторинада катнашып кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап эзләп, космик рәсемнәрдән пазл җыйдылар. “12 апрель – Косманавтика”  көненә карата открытка  ясадылар. Очрашу  эчтәлекле, мавыктыргыч булды,  балалар чарада кызыксынып катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International