“Яз килә, Нәүрүз килә” - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2023 елның 24 марты, җомга

Нәүрүз - яз килү бәйрәме. Балалар йорты тәрбиячеләре балаларны кечкенәдән үк халыкларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыралар, аларга карата хөрмәт һәм табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шулай итеп милли гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә  мәхәббәт тәрбиялиләр.

21-нче март көнне балалар йортында язгы “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.

Тәрбиячеләр белән тәрбияләнүчеләр “Нәүрүз”гә алдан әзерләнгәннәр. Балалар җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар. Бәйрәмгә матур киемдә Нәүрүз — яз килде, ә Кыш бабайның килүе балаларны да һәм өлкәннәрне дә чын күңелдән сөендерде!

Бәйрәм ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International