18 нче март көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов, Игорь Левитин һәм
башка рәсми затлар үз эшчәнлеген 2022 нче елның сентябрь аенда башлаган Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар.
Кунаклар сыйныфларны, спорт залын һәм актлар
залын, ашханәне, жиһазландырылган информатика
кабинетын карадылар.