Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы әзерләгән бәйрәм концерты.

2023 елның 10 марты, җомга

   6 март көнне, Саба район мәдәният йортында, Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы әзерләгән бәйрәм концерты  ике истәлекле датага – 23 февраль Ватанны саклаучылар һәм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде һәм искиткеч бүләк булды.

Бу көнне мәдәният йорты сәхнәсе язгы кәеф, елмаю, шатлык хисе белән тулган иде.

Концерт программасында кечкенә артистлар- мәктәпкәчә яшьтәге балалар, аларның әти - әниләре һәм "Бәләкәч"балалар бакчасы коллективы катнашты.

   Концерт дәвамында шигырьләр яңгырады, музыкаль әсәрләр, бию һәм вокал номерлары башкарылды. Җылылык һәм мәхәббәт       белән сугарылган программаның һәрберсе кабатланмас шатлык, эмоциональ күтәрелеш һәм бәхет хисе бирде.  Ә җылы дуслык       атмосферасы һәм яхшы кәеф бу очрашуны чын мәгънәсендә бәйрәмчә итте.

Бәйрәм концерты тамашачыларга уңай хисләр калдырып бер сулышта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International