14-нче февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында "Дуслар белән очрашу” булып узды. Очрашуда хәзерге вакытта Казан һәм Яшел Үзән психоневрология интернатларында яшәүче чыгарылыш тәрбияләнүчеләребез катнашты.
Сәламләү һәм котлау сүзләре белән “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе директоры Хуҗин М.М. чыгыш ясады. Әлеге чарада чыгарылыш һәм хәзерге вакытта тәрбияләнүчеләребезнең иҗади номерлары күрсәтелде, төрле кызыклы конкурслар үткәрелде, шулай ук бер-берсенә «валентинка»лар ясалды. Чыгарылыштан соң аларның тормышы ничек үзгәрүе турында чыгарылыш тәрбияләнүчеләребезгә сораулар бирелде. Чыгарылыш тәрбияләнүчеләр үзләренең тәрбиячеләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр, шулай ук бәйрәм белән котладылар.
Чара ахырында балалар үз куллары белән ясалган открыткаларны килгән кунакларыбызга бүләк иттеләр. Чыгарылыш тәрбияләнүчеләребез белән очрашу бәйрәм өстәле артында тәмамланды.