Сәнгать мәктәбендә “Бию-ул тормыш” мәктәп күләм бию конкурсы узды.

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

4 нчы май көнне Саба балалар сәнгать мэктәбендә мәктәп күләм « Бию-ул тормыш » бию фестиваль-конкурсы  узды. Бәйрәм халыкара  бию көнен билгеләп үтү һәм 5 нче сыйныф укучыларының “Концерт номерларын сәхнәгә кую осталыгы” предметыннан имтихан тапшыруга багышланган иде. Чарада барлыгы бию бүлегенең 180 нән артык укучысы катнашты. Чыгышларда милли халык биюләре, заманча, тематик биюләр урын алды. Укучыларның үзләре иҗат иткән- сәхнәгә куйган номерлары  тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International