16 апрель көнне Казан шәһәрендә «Язгы ритмнар» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды.Анда сәнгать мәктәбе бию коллективлары катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре:
"Яшьлек" бию коллективы (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.) - 1 дәрәҗә Лауреат;
«Асылташ» бию коллективы (җит.Гарипова Г.М.) - 1 дәрәҗә Лауреат;
Шәмәрдән филиалының бию бүлеге укучылары: Габтрахманова Самира-1 дәрәҗә Лауреат, Давыдова Эвелина-3 дәрәҗә Лауреат, Мөхәммәтгалиева Азалия-3 дәрәҗә Лауреат, Галыбина Юлия-3 дәрәҗә Лауреат, укытучы Давыдова А.М.-1 дәрәҗә Лауреат.
Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!