Яшь Гвардия киберспорт буенча яңа ел турниры үткәрде

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

Саба районында киберспорт массакүләм спорт төренә әверелде. Киберспорт турнирларында катнашу өчен Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары, шулай ук, Казан шәһәре яшьләре күбрәк җәлеп ителә.

2022 нче елның 5 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗаты үзәгенең актлар залында «Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча яңа ел парлы турниры булып узды. Турнир Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов турнирга тантаналы рәвештә старт бирде һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Ул турнирны югары дәрәҗәдә оештыруны билгеләп үтте, район яшьләренә рәхмәт белдерде.

Турнир нәтиҗәләре буенча Марат Гарипов (Саба муниципаль районы), Рәдис Хафизов (Казан шәһәре) җиңүчеләр булдылар, икенче урынны Айдар Фәхертдинов, Илфан Кәримуллин (Саба муниципаль районы) алды һәм өченче урынга Фәндүс Хәбибуллин, Фәнил Әхмәтвәлиев (икесе дә Саба муниципаль районы) лаек булды.

Призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International