Алар белән горурланырга була

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында, 6 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре югары квалификацион категорияле тренер, ТР физик культура һәм спорт отличнигы, ТР атказанган физик культура хезмәткәре Исмаилов Фәрхәд Усман улы белән берлектә «Алар белән горурланырга була» дип исемләнгән әңгәмә һәм өстәл теннисы буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-классны өстәл теннисы буенча Таҗикстанның спорт мастеры, өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастерлыгына Кандидат Ищенко Екатерина Сергей кызы (ПОДА), 2020 - 2021 елларда Россия чемпионатының ике тапкыр бронза призеры һәм I нче төркем инвалиды Фәтхриев Ирек Илсур улы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International