Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 22 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлегендә укучылар өчен фортепипано укытучысы Зәйнетдинова З.З. "Бездә бердәмлек!" дигән викторина узды. Чара барышында укучылар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында күп мәгълүмат алдылар, кроссвордлар чиштеләр.
Телне саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар тел төрлелегенә һәм күп телле белем бирүгә, бөтен дөнья буенча тел һәм мәдәни традицияләр белән тулырак танышуга гына ярдәм итеп калмыйча, үзара аңлашуга, сабырлыкка һәм диалогка нигезләнгән төрле милләтләрнең бердәмлеген дә ныгыта.