Саба балалар сәнгать мәктәбендә иҗади кичә.

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Татар музыка сәнгатен саклау һәм үстерү максатыннан, 17 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә композитор Луиза Батыр-Болгари иҗатына багышланган концерт булды. Чара башында вокал сыйныфы укытучысы Давлиева Г.Р. укучыларны композиторның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.

Луиза Миңнегали кызы Батыр-Булгари (Батыркаева) - композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, иң яхшы җырга күп санлы республика конкурслары лауреаты һәм дипломанты. Ул иҗат иткән көйләр республикада гына түгел, чит илләрдә дә киң таралган.

Чара барышында балалар үзләренең талантлары белән уртаклаштылар. Вокал сыйныфы укучылары Л.Б. Болгари җырларын бик теләп башкардылар. Баян сыйныфы укчыларының чыгышы чараны баетып җибәрде. Иҗади кичә тамашачылар йөрәгендә якты хәтирәләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International