«Саба районының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» дигән темага концерт-викторина.

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

 Саба балалар сәнгать мәктәбендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Саба районының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» дигән темага концерт-викторина узды.

Баян сыйныфы укытучысы Фатыйхова Р. Г. укучыларга  күренекле композиторлар,актерлар, пианистлар турында кызыклы мәгълүмат җиткерде. Аларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштырды.

Чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә Саба районы  туган якны өйрәнү музее зур ярдәм күрсәтте. Төрле тарихи экспонатлардан күргәзмә оештырылган иде. Чара ахырында баян сыйныфы укучылары сәнгать мәктәбендә алган белемнәрен күрсәттеләр.Чара бик күңелле үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International