«Ах, картошка, объеденье!»

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

21 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы  һәм китапханә хезмәткәрләре «Ах, картошка, объеденье!» уен-конкурс программасы оештырдылар. Чара барышында китапханәче бәрәңгенең өйгә ничек килүе турында сөйләде. Катнашучыларны кызыклы фактлар, бәрәңге ничек барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук чарада катнашучылар аннан ничек күп ризыклар пешереп булуы турында да сөйләделәр. Моннан тыш, ул яхшы дару. Салкын тигәндә, пар өстендә пешкән бәрәңге суларга кирәк –сулау җиңелрәк булачак. Чи бәрәңге пешкән урынны дәвалый, ашказанында авыртуны бетерергә дә ярдәм итә. Менә шундый гаҗәеп яшелчә! Чара ахырында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, бәрәңге турында мәкальләр искә төшерделәр, бәрәңге чистартуда ярыштылар. "Тәмле табын серләре» һәм «Түтәлдә барысы да тәртиптә" дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International