Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе «илнең санитария калканы – сәламәтлек өчен куркынычсызлык (кисәтү, ачыклау, җавап бирү)» федераль проектының «Санпросвет» коммуникация стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елда 3 этаптан торган «Сәламәтлек диктанты» (алга таба – Диктант) бөтенроссия махсус проектын үткәрү турында хәбәр итә, аның беренчесе 2026 елның 13 апреленнән 24 апреленә кадәр уза.
Акция кысаларында катнашучыларга акциянең рәсми порталына (диктант-санпросвет.рф) күчәргә яки QR-кодны сканерларга һәм диктант сорауларына җавап бирергә кирәк.
.png)
Диктантның һәр катнашучысына, сорауларга җаваплар кертелгәннән соң ук, диктантны узу нәтиҗәләре, җавапларга эксперт аңлатмалары белән танышу һәм бәяләнә торган сораулар буенча белем дәрәҗәсен чагылдыра торган сертификат булдыру мөмкинлеге биреләчәк.
Акция турында тулырак мәгълүмат диктантның рәсми ресурсында (диктант-санпросвет.рф) бирелгән.