Саба гимназиясенең 9 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген Саба гимназиясенең 9 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар, финанс өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтләре һәм бухгалтер профессиясе  белән якыннанрак таныштылар. Бюджет ничек туплана, нинди өлкәләргә бүленә, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның һәр бүлеге нинди эшчәнлек алып бара, нинди программалар нигезендә эш башкарыла – боларның барысы турында да укучылар белгечләрдән, бухгалтерлардан белә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International