«Сынлы сәнгать белән танышу» темасына дәрес-әңгәмә .

2021 елның 22 октябре, җомга

22 октябрь көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендэ бию бүлегенең 1 сыйныф укучылары өчен «Сынлы сәнгать белән танышу. Аның төрләре һәм жанрлары.» дигән темага дәрес-әңгәмә үтте. Рәсем ясау эшчәнлеге барышында укучылар график һәм рәсем сәнгате күнекмәләрен үзләштерәләр, әйләнә-тирә дөнья предметларын һәм күренешләрен күзәтергә, анализларга өйрәнәләр. Рәсем бүлеге укучыларының күрсәтмә эшләре нигезендә яшь биючеләр яңа сәнгать төрләре белән таныштылар. Графика, рәсем сәнгате, скульптура, архитектура һәм декоратив – гамәли сәнгать турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International