Һәр заезд барышында ЛФК буенча инструктор Гәрәева А.М. көн саен социаль хезмәтл алучылар белән иртәнге савыктыру гимнастикасы үткәрә. Иртәнге гимнастика бөтен организмга да файда китерә: мускул системасын ныгыта, сулыш органнарын нормага китерә, нервларын ныгыта, йөрәк һәм кан тамырларының эшчәнлеген яхшырта. Иртәнге гимнастиканың төп максаты - оптималь физик халәтне саклап калу, сәламәтлекне ноыгыту,күңел күтәренкелеге алу.